news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Космонавт Андрей Борисенко балаларга кара тишекләр һәм корабның төзелеше турында сөйләде

Казанның Рәмиев исемендәге IT-паркында, «Белем иярчене» фестивалендә Россия Герое, космонавт Андрей Борисенко белән очрашу булды. Ул космонавтның сайлап алудан алып орбитага озатканчыга кадәр нинди юл узуы турында сөйләде һәм балаларның сорауларына җавап бирде.

«Мондый очрашулар миңа бик зур канәгатьлек китерә, чөнки балалар белән сөйләшү бик күңелле. Алар өчен бу - үзләренең тормышта нәрсә белән шөгыльләнергә теләүләрен аңлау мөмкинлеге. Казанда миңа бик күп гадәти булмаган һәм кызыклы сораулар бирделәр», - дип искәртте Борисенко.

Сораулар космик тармакның төрле өлкәләренә (корабның приборлар панелендәге төймәләр саныннан алып чит планета вәкилләре һәм хорафатларга кадәр) кагылды. Ләкин барыннан да бигрәк кара тишекләр турындагы сорау истә калды. Яшь тамашачыларның берсе аларны чыннан да космик ерткычлар дип атарга мөмкинме дип кызыксынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot