Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Космик давыл Җирдә электр өзеклеге китереп чыгарырга мөмкин
Магнитланган плазма, Кояштан зур көч белән ыргытылып, бөтен дөнья буйлап электр җиһазларын эштән туктатырга мөмкин.
(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Британия метеорологлары Җиргә - Кояш таҗыннан ыргытылган масса китереп чыгарган космик давыл яный, дип җиткерә. Бу хакта “Звезда” телекомпаниясе хәбәр итә.
Әлеге давыл Җирне тулы караңгылыкта калдырырга мөмкин. Кояштагы магнитланган плазма массасы зур көч белән ыргытылып, бөтен дөнья буйлап электр җиһазларын эштән туктатырга мөмкин, дип саный галимнәр.
Шул ук вакытта кешелек катастрофага әзерләнеп өлгерә алмаячак, чөнки давыл якынлашуын галимнәр ул башланырга 15 минут кала гына белә алачаклар. Кояш таҗыннан ыргытылган масса Кояштан теләсә-кайсы юнәлештә таралырга мөмкин, - дип аңлата Илкүләм метеорология хезмәте вәкиле Кэтрин Бернетт.
Шундый күләмдәге вакыйга 100 - 200 елга бер тапкыр кабатланырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз