news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Косметолог: Татар халкында сөлек белән дәвалану электән булган

Белгеч сүзләренчә, ул – дәлилләнмәгән медицина.

Косметолог: Татар халкында сөлек белән дәвалану электән булган
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Яшь косметолог, табиб Ясминә Усманова сөлекләр белән дәвалану татар халкыннан таралган, дигән фикерен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә сөйләде.

“Безнең әби-бабаларыбыз да сөлекләр белән дәваланган. Гомумән, сөлек белән дәвалану – татарлардан килгән гадәт. Бездә аны Совет чорында юкка чыгарып бетергәннәр. Шул ук Кытай, Япониядә ул сакланып калган, тик аның төп чыгышы бездә. Элек сөлек белән дәвалану татарларда киң таралыш алган булган”, - диде ул.

Ясминә Усманова һәр авылда сөлек куйдыра торган әбиләр булуын әйтте. “Алар бер үк сөлекне берничә тапкыр куллана торган булган: канын гына чыгарган һәм яңадан куйган”, - диде ул.

Белгеч сүзләренчә, хәзер сөлекләрне микроорганизмнардан саклану максаты белән бары бер тапкыр гына кулланалар, аны берничә тапкыр куллану ярамый. “Ул – дәлилләнмәгән медицина, сөлекләр белән бик мавыга алмыйбыз. Фән бу өлкәне дә өйрәнсен иде дигән теләктә калам”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100