Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кошман Сабан туеның абсолют батыры үзенә бирелгән тәкәне яшь көрәшчегә бүләк итте
Кайбыч районы Кошман авылында яшәүчеләрне һәм кунакларны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев сәламләде һәм Сабан туе бәйрәме белән котлады, бәйрәмнең күңелле үтүен теләде. Түбән Кошман мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сабиров хәер-фатыйхасын биргәннән соң, хезмәт алдынгыларын, юбилярларны, авыл җирлеге үсешенә өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр. Бу хакта «Кайбыч таңнары»нда Ләйсән Саттарова яза.
Узган елгы Сабантуй белән быелгысы арасында Кошманда өч пар гаилә корган, тугыз бала туган. Алар да бәйрәмгә чакырулы иде, сәхнәдә бүләк тапшырдылар.
Җирлек башлыгы Лилия Сафина да авылдашларына изге теләкләрен җиткерде.
Сабантуй флагын узган елгы Кошман Сабан туе батыры Шәфкать Фәйзуллин күтәрде.
Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң, кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар башланды. Мәйданда җыр-бию тынып тормады. Татар эстрадасының яшь артистлары — Самат Нәбиуллин, Айгөл Закирҗанова һәм Айназ Әүхәдиев яхшы кәеф бүләк итте.
Сабантуйның күркәм бизәге — милли көрәш. Кошманның быелгы абсолют батыры Раил Фәсхетдинов булды. Үзенә бирелгән тәкәне ул 55 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр арасында беренче урынны яулаган Илназ Гыйрфановка тапшырды.
«Һәр адымда милли сулыш сизелеп, милли аһәң белән күңелләрне иркәләве, ерактагы кардәшләребезне чакырып кайтаруы белән дә кадерле бит ул Сабантуй: күптән күрешмәгән дуслар, туганнарны, авылдашларны күрештерүе белән дә бик якын ул», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз