Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кошлар өчен җимлек ясау бәйгесендә җиңүчеләр һәр ай саен ачыклана
Халыкара кошлар көнендә һәр айдагы номинантлар арасыннан берәр җиңүчене сайлап алачаклар.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Кошлар өчен җимлек ясау буенча X интернет-конкурсына эшләр кабул ителә. Аны Россия Кошларны саклау берлеге оештыра.
Эшләр 2022 елның 21 мартына кадәр http://birds-konkurs.ru сайтында кабул ителә. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һәр ай саен жюри «Оптималь вариант» (кошларның ихтыяҗларына һәм җимлек стандартларына туры килә торган дизайн) һәм «Могҗизаи ашханә» (иң матур һәм оригиналь җимлек) номинацияләре буенча җиңүчене ачыклый.
2022 елның 1 апреле — Халыкара кошлар көненә жюри әгъзалары конкурсның һәр айдагы номинантлары арасыннан берәр җиңүчене сайлый.
Җиңүчеләргә Россия Кошлар сагы берлеге Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылачак.
Оештыручылар сүзләренчә, фотосурәтләрдә эшнең авторы язылган булырга тиеш, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз