news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кош гриппы Буа авылларында теркәлгән

Республика ветеринария лабораториясенә Вольный Станнан өч, Буадан бер шәхси хуҗалыктан үрнәкләр тикшерүгә җибәрелгән.

Кош гриппы Буа авылларында теркәлгән
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). Буа районының Каменный брод, Түбән Наратбаш һәм Вольный Стан авыллары хуҗалыкларында кош гриппыннан тавыклар һәм үрдәкләр үлеме теркәлгән. Бу хакта “Байрак” (“Знамя”) газетасы район ветеринария берләшмәсе баш эпизоотологы Ранис Нигъмәтуллинга сылтама белән хәбәр итә.

Республика ветеринария лабораториясенә Вольный Станнан өч, Буадан бер шәхси хуҗалыктан үрнәкләр тикшерүгә җибәрелгән. Торак пунктларда карантин игълан ителгән.

Ветеринар табиблар кош-корт үлсә, шунда ук  хәбәр итүләрен, йорт кошларын һәм аларның азыгын ябык урында тотуларын, корал белән эшләгәндә аны бик еш дезинфекцияләп торуларын сорыйлар.

Алдан кош гриппы вирусы Татарстанның Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы районнарында килеп чыгуы турында хәбәр ителгән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100