Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кош, балык атамалары, хәрби, лингвистик терминнар татарча-русча сүзлекләргә тупланачак
Сүзлек бастырып таратуның әһәмияте — телебездә булган байлыкны барлау, анализлау, тасвирлау, теркәү һәм кулланучыга җиткерү, ди Айнур Тимерханов.
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Киләсе елга татар телендә балык атамалары, ягъни ихтиология сүзлеге бастырылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе Айнур Тимерханов хәбәр итте.
“Узган ел русча-татарча лингвистик терминнар сүзлеге басылып чыкты. Мондый сүзлек элек тә бастырылган иде. Әмма фән бер урында тормый, алга бара. Фәннәрнең үзара тәэсир итү нәтиҗәсендә дә яңа фәннәр барлыкка килә. Узган ел шулай ук кош атамаларын туплаган сүзлек эшләнде. Ул алдагы 2 елда басылып чыгар дип планлаштырабыз. Моннан тыш безнең татарча-русча хәрби лексика сүзлеге эшләнде. Анысы 2017 елда басылыр дип күздә тотыла”, – диде Айнур Тимерханов.
Сүзлекләрнең әһәмиятен Айнур Тимерханов сүзләрне кулланылышта саклауда күрә.
“Әби-бабайлар татарлар арасында элек-электән килгән сүзләрне кулланса, безнең балалар “төлке, куян” дәрәҗәсеннән ерак китә алмый. Сүзлек бастырып таратуның әһәмияте –телебездә булган байлыкны барлау, анализлау, тасвирлау, теркәү, шул рәвешле кулланучыга җиткерү”, – ди белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз