news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кощаковоны Казанга кушалар

Татарстан башкаласы яңа мәйданнар алырга мөмкин.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Министрлар Кабинеты Казан чикләре үзгәрешен башлап җибәрде. Татарстан башкаласына Кощаково авыл җирлеге керергә мөмкин.

Республика Хөкүмәтенең 23 гыйнвардагы тиешле карары Татарстан хокукый мәгълүматы рәсми порталында урнаштырылган.

Документта Казанга Кощаково авыл җирлеген кушу тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта ул республиканың Питрәч районына керә.

Карарның аерым пункты булып, җирле халыкның әлеге үзгәрешкә мөнәсәбәтен ачыклау тора. Бу мәсьәләне ике муниципаль берләшмәнең дә вәкаләтле органнары башкарырга тиеш, диелгән документта.

Карарны башкаруны контрольдә тоту Татарстан Юстиция министрлыгына йөкләнгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot