news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көсәйкүл мәктәбе укытучысы: 5-9 класслар Салават Фәтхетдинов җырларын башкарырга ярата

Көсәйкүл мәктәбе укытучысы: 5-9 класслар Салават Фәтхетдинов җырларын башкарырга ярата
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarish72.ru

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Көсәйкүл мәктәбе уңышлары» дигән язмасы чыкты.

Көсәйкүл төп мәктәбендә укучылар тематик түгәрәкләргә, спорт секцияләренә йөриләр, онлайн олимпиадаларда катнашалар. Анда укучыларны иҗади яктан үстерү максаты белән хор түгәрәге оештырылган.

Уку елы дәвамында иҗади бәйгеләрдә актив катнашкан, матур нәтиҗәләргә, уңышларга ирешкән актив укучылар турында хор түгәрәге җитәкчесе, мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән тәҗрибәле укытучы, тәрбияче Нәҗибә Әхмәдиева сөйләде:

«Безнең мәктәп хорында мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары татар һәм рус телендә җырлыйлар. «Кнопочки» балалар төркеме белән район күләмендә узган иҗади фестивальләрдә ел саен катнашабыз. Безнең балалар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. «Планета детства» (сәләтле балалар) бәйгесендә катнашып Мактау грамоталарына лаек булдык.

Мәктәптә укучыларның саны күп булмаса да, алар актив, кызыксынучан. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеменә йөрүче нәниләрнең сәләтләрен ачарга тырышабыз. Алар белән мәктәп каршында үткәрелгән конкурсларда катнашабыз. 5-9 классларда укучылар Салават Фәтхетдинов репертуарыннан җырлар башкарырга яраталар. Балаларны татарча һәм русча җырларга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәтәм.

Мәктәп каршында узган бәйрәмнәрне балалар үзләренең чыгышлары белән бизәп, матурлык өстәп торалар. Мәктәп укучылары - барыбызны берләштерүчеләр дә. Безнең хорда балаларның әниләре дә актив катнашлар. Чараларга әзерлекне алдан башлыйбыз. Репетицияләрне ата-аналар, балалар белән бергә үткәрәбез. Район үзәге сәхнәләрендә чыгыш ясаулар, ирешкән уңышларыбыз безгә илһам бирә.

Игелекле эшләребезне тормышка ашыруда бөтенебез тырышабыз. Сәләтле балаларны әйтеп китәсем килә: Таһир Шәйхетдинов, Артем Малышев, Айгөл Нәбиева, Азалия Малышева. Кечкенә йолдызчыкларыбызга яңа үрләр яуларга язсын», - дип уңышлары белән уртаклашты. Балаларны кызыксындыра алган, аларның уңышларын күреп, иҗади чыгышларын башка балаларга да күрсәткән, милли мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез белән таныштырган, балаларның сәләтләрен ачуда күп көч куйган укытучыга, тәрбиячегә алдына куйган максатларына ирешергә язсын».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100