news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корылык сәбәпле Татарстанның барлык районнарында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Корылык сәбәпле Татарстанның барлык районнарында гадәттән тыш хәл режимы кертелде
"Татар-информ" архивы

Эссе һава торышы урнашу сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык районнарында гадәттән тыш хәл режимы кертте. Шул хактагы боерык хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«Авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуына китергән куркыныч табигать күренешләре комплексы (кырау, коры җил, туфрактагы корылык) нәтиҗәсендә туган азык-төлек иминлеге куркынычын булдырмау максатыннан гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасы көчләре һәм идарә органнары өчен 2023 елның 3 июленнән, махсус боерык бирелгәнгә кадәр, гадәттән тыш хәл режимы кертергә һәм тиешле чаралар күрүнең төбәк дәрәҗәсен билгеләргә», - диелә документта.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биш көн эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар әзерләргә тиеш. Муниципаль район башлыкларына гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссияләр һәм корылыкның тискәре нәтиҗәләрен бетерү чараларына җәлеп ителә торган көчләрнең эшче төркем составын билгеләргә тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100