news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Корылык китергән зыян федераль бюджеттан турыдан–туры компенсацияләнмәячәк
Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры хәбәр итте
Скопировать ссылку
(Казан, 6 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Корылык китергән зыян федераль бюджеттан турыдан–туры компенсацияләнмәячәк. ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов бүген матбугат конференциясе барышында журналистларга әнә шул хакта хәбәр итте.
Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы тарафыннан корылык китергән зыянның күләме турында барлык документлар да үз вакытында әзерләнүе хакында сөйләде. Әмма турыдан–туры финанс ярдәменә исәп тотып булмаячак. Корылык аркасында зыян күргән башка төбәкләр дә шундый хәлдә калды. Инвестиция кредитларының түләү вакытын кичектереп тору ярдәмнең бер төре булачак. Фураж һәм азык–төлек ашлыгы җитмәгән төбәкләргә интервенция федераль фондыннан ашлык бирү рәвешендә ярдәм күрсәтеләчәк. Ашлык 3 ел срок белән тауар кредиты рәвешендә бирелер дип көтелә. Татарстан фураж ашлыгын алмаячак, чөнки бездә икмәк запасы җитәрлек.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2