Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы бары тик Чүпрәле районында гына кертелмәгән
Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәл режимы 42 районда.
(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Эсселек һәм корылык аркасында гадәттән тыш хәл Татарстанның нибары бер генә районында кертелми калган. Бу Чүпрәле районы.
#ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бу елның авыл хуҗалыгы өчен авыр булганын искәртте. Яңгырлар ягыннан моңарчы Чүпрәлегә генә бәхет елмайганын әйтте. «Әгәр мондый һава торышы сакланса, бу районда да гадәттән тыш хәл кертелергә мөмкин", - диде министр. Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәл режимы 42 районда.
"Язын барысы да яхшы гына башланган иде, яңгырлары вакытында яуды, чәчү эшләре дә вакытында башланды. Бер гектарга 70 кгнан артык ашлама да кертелде, ләкин аномаль эсселек, яхшы яңгырлар яумавы үз төзәтмәләрен кертте. Безгә бер-ике тәүлеккә сузылган яңгыр кирәк», — дип әйтте Марат Җәббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз