news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы бары тик Чүпрәле районында гына кертелмәгән

Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәл режимы 42 районда.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Эсселек һәм корылык аркасында гадәттән тыш хәл Татарстанның нибары бер генә районында кертелми калган. Бу Чүпрәле районы.

#ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бу елның авыл хуҗалыгы өчен авыр булганын искәртте. Яңгырлар ягыннан моңарчы Чүпрәлегә генә бәхет елмайганын әйтте. «Әгәр мондый һава торышы сакланса, бу районда да гадәттән тыш хәл кертелергә мөмкин", - диде министр. Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәл режимы 42 районда.

"Язын барысы да яхшы гына башланган иде, яңгырлары вакытында яуды, чәчү эшләре дә вакытында башланды. Бер гектарга 70 кгнан артык ашлама да кертелде, ләкин аномаль эсселек, яхшы яңгырлар яумавы үз төзәтмәләрен кертте. Безгә бер-ике тәүлеккә сузылган яңгыр кирәк», — дип әйтте Марат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100