news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Корыган үләнне яндырган өчен хуҗалыклар бюджет субсидиясеннән мәхрүм калачак

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кипкән үләнгә ут төртү урман янгыннарының сәбәпчесе булырга мөмкин, дип кисәтте.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстанда корыган үләнне яндырган өчен хуҗалыкларны бюджет субсидиясеннән мәхрүм итәчәкләр. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов ТР Министрлар Кабинетында узган гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.

Министр урынбасары сүзләренчә, узган елда Татарстан корыган үләнгә ут кабуга бәйле 83 очрак булган.

«Алга таба бюджет акчаларыннан файдалануны чикләү мәсьәләсе карала. Кызганыч ки, саламны утильләштерү өчен җирдән файдаланучылар аны ут төртеп яндыра. Әлеге алым туфракның уңдырышлылыгын киметүгә китерә, шулай ук урман янгыннарының сәбәпчесе дә булырга мөмкин», — дип белдерде Рафаэль Фәттахов.

Узган елда корыган үлән һәм чүп-чарны яндырган өчен 330дан артык штраф язылган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot