news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коры һава торышы сәбәпле, Татарстанда урман янгыны буенча гадәттән тыш хәл булырга мөмкин

«Авиаурмансагы» федераль оешмасы 2024 елның июленә урман янгыннары белән бәйле гадәттән тыш хәлләр куркынычын алдан фаразлауны бастырды. Фаразлауга караганда, Россиянең 58 төбәгендә, шул исәптән Татарстанны да көтелгән җылы һәм коры һава аркасында күпьеллык уртача янгын куркынычы күрсәткечләренең артуы мөмкин.

Фараз илнең барлык федераль округлары территорияләрен, шул исәптән Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Көньяк, Төньяк Кавказ, Идел буе, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш территорияләрен дә колачлый. Воронеж, Смоленск өлкәләре, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Кырым Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре кебек урман янгыннары чыгу куркынычы зур булган төбәкләргә аерым игътибар бирелә.

Шунысын билгеләп үтү мөһим, әлеге фараз гадәттән тыш хәлнең төгәл барлыкка килүен аңлатмый. Урман янгыннары һава шартларына гына түгел, урманнарда һәм янәшәдәге территорияләрдә янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәүгә дә, шулай ук барлыкка килгән янгыннарны ачыклауга һәм сүндерүгә дә бәйле.

«Авиаурмансагы» оешмасы күрсәтелгән төбәкләрдә югары уяулык һәм янгын иминлеге чараларын үтәү зарурлыгын белдерә. Фараз җәйге чорда урман янгыннары куркынычын булдырмау һәм киметү максатларында тиешле хезмәтләрне һәм халыкны әзерләү һәм координацияләү өчен мөһим инструмент булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100