news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коры чирәм яндыру аркасында чыккан янгыннар быел ике тапкыр күбрәк теркәлгән

Апрель ае башыннан 282 янгын чыккан.

Коры чирәм яндыру аркасында чыккан янгыннар быел ике тапкыр күбрәк теркәлгән
архив/ГУ МЧС РТ

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Коры чирәм яндыру аркасында чыккан янгыннар быел, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе күзәтчелек эше идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, былтыр коры үләнгә ут кабу аркасында чыккан янгыннарның күпчелеге май аена туры килсә, быел яз иртәрәк килү сәбәпле, апрельдә үк теркәлә башлаган. Коры чирәм, камыш, чүп яндыру аркасында апрель ае башыннан 282 янгын чыккан. Бер ел элек 140 очрак теркәлгән булган.

Максим Трущин янгыннарның 85 очрагы Казанга туры килгәнен әйтте. Түбән Кама районында – 32, Алабуга районында – 20, Зәй районында – 18, Азнакай районында – 15, Биектау районында – 14, Лаеш районында 14 очрак теркәлгән булган.

Ул 25 апрельдән 10 майга кадәр, янгынга каршы махсус режим кертелү сәбәпле, коры чирәм һәм чүп яндыру тыелганын искәртте.

  • 2018 елда коры чирәм һәм чүпкә ут кабу белән бәйле 2928 очрак теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100