Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Коррупциягә каршы көрәштә акчаны хисаптан хисапка күчерү аша уңай нәтиҗәгә ирешергә була
ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов узган елны икътисад тармакларында беленгән вазифаи җинаятьләрнең статистик күрсәткечләре белән таныштырды
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе мәгълүматлары буенча, коррупция таралышы җир участогы бүлеп бирү, барлык дәрәҗә бюджет акчасын бүлү һәм сарыф итү, федераль һәм муниципаль милек белән эш итү, төрле документлар әзерләп бирү һәм килештерү, эшмәкәрләрне тикшерү һәм ревизия ясау, югары уку йортларына укырга керү һәм сессия тапшыру, кораллы көчләр сафларында хезмәттән азат итү өлкәләрендә күзәтелә.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда коррупция мәсьәләсе буенча социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының коррупцияне бетерүгә каршы эшчәнлеге буенча эше турында үткәрелгән брифингта ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов шундый мәгълүматлар китерде. Журналистлар белән очрашуда ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, шулай ук, ТР буенча ЭЭМның үз куркынычсызлыгы идарәсе башлыгы Рөстәм Вәлиуллов та катнашты.
Узган елны икътисад тармакларында беленгән вазифаи җинаятьләрнең статистик күрсәткечләре түбәндәгечә: мәгарифтә – 196 җинаять, шуларның 103е югары уку йортларында, сәламәтлек саклау һәм социаль тәэминатта – 118 җинаять, агросәнәгать комплексында – 36, күчемсез милек белән эш итү өлкәсендә – 27, төзелеш һәм торак-коммуналь комплекста – 24, хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясендә – 12 җинаять. Коррупциягә бәйле җинаять җаваплылыгына тартылган вазифаи затлар арасында муниципаль органнардан 47 кеше бар, шул исәптән 9ы – җирле үзидарәнең сайлау органы вәкиле, республика органнарыннан – 35 кеше, федераль дәүләт органнарыннан – 22, югары уку йортларыннан – 21 һәм хокук саклау органнарыннан – 14 кеше. Министр урынбасары бу мәсьәләдә Татарстанның эчке эшләр органнарына кагылышлысына аерым тукталып, министрлык подразделениеләре хезмәткәрләре арасында соңгы елларда ришвәт алуга каршы эшчәнлек алып барылуын искәртте. Әйтик, министрлык ришвәттән баш тарткан хезмәткәренә шуның кадәр үк күләмдә (100 мең сумга кадәр) акча түли, яңа хезмәткәр исә эшкә кабул ителгәндә җентекләп тикшерелә, шул исәптән ялган детекторы белән дә. Җыеп кына әйткәндә, былтыр эчке эшләр органнарының 12 хезмәткәре ришвәттән баш тарткан, шуларның 8е – ЮХИДИ хезмәткәре, 2се – участок милиционеры, 2се – икътисади җинаятьләргә каршы көрәш хезмәте вәкиле. Алар баш тарткан гомуми сумма – 124,5 мең сум, арада иң зур ришвәт суммасы – 37 мең сум, диде министр урынбасары Р.Гыйльманов. Коррупциягә каршы көрәштә исәп-хисаплар ясалганда «тере» акчасыз, ягъни акчаны хисаптан хисапка күчерү аша хәл итеп уңай нәтиҗәгә ирешеп була, дигән фикердә ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз