news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Коррупциягә каршы иҗат” республикакүләм бәйгесенә иҗат эшләре кабул ителә

Конкурс эшләрен 16 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Укучылар, студентлар һәм 30 яшькә кадәрге эшләүче яшьләр арасында “Коррупциягә каршы иҗат” республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе башланды. Бу турыда Казан федераль университеты порталы хәбәр итә.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр шул темага видеоролик, инфографика, рәсем һәм иҗади эш тәкъдим итә ала. Соңгы юнәлешкә открытка, шигырь, флешмоб, квест һ.б. мисалында коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт белдерелгән эшләр керә.

Җиңүчеләр Дипломнар һәм бүләкләр алачак, ә җиңгән эшләрне Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы коррупциягә каршы реклама чараларында кулланырга мөмкин.

Конкурс эшләре  16 ноябрьгә кадәр protivcorrupcii@gmail.com почтасына кабул ителә. Бер катнашучыдан эшләр саны чикләнмәгән.

Җиңүчеләрне закон хакимияте, җәмәгать берләшмәләре вәкилләре, экспертлардан торган жюри ачыклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100