Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коррупция файда китерүдән туктарга тиеш
Коррупция файда китерүдән туктарга тиеш
(Казан, 17 декабрь, «Татар–информ», Руслан Мөхәммәтшин). Татарстан коррупциясе базарын тикшерү күрсәткәнчә, республикада көнкүреш коррупциясе әйләнеше елына 4,6 миллиард сумга якын, ә бизнес–коррупция 2,5 миллиард сум тирәсе тәшкил итә, моны Казан бюджетына тиңләштереп була. Әлеге саннарны республика Аналитик тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәге директоры Александр Салагаев «Коррупциягә каршы тору буенча законнарны камилләштерү проблемалары турында» Бөтенроссия фәнни–тикшеренү конференциясендә чыгыш ясаганда белдерде.
Аның сүзләренә караганда, жәмгыятьтә көнкүреш коррупциясенә карата толерант мөнәсәбәт формалашты. Төрле социаль сорашулар нәтиҗәләре турында сөйләгәндә Александр Салагаев күп кенә жавап бирүчеләрнең коррупциянең, ярлылардан кала, киң катлау халыкка файдалы булуын белдерүләре турында хәбәр итте. Билгеле бер күләмдә ришвәт түләп, эшкуарлар – бизнес өчен уңай шартлар тудырылачагына, ата-аналар – балаларының югары уку йортына керәчәгенә ышана. Республика үзәге директоры фикеренчә, иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең ачыклыгын тәэмин итү зарур, шул исәптән, «Электрон Россия» һәм «Электрон Татарстан» программаларын гамәлгә ашыру хисабына, чөнки ул вакытта РФ һәм ТРның законнар базасыннан иркен файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз