news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова «ЭКОяз-2026» җиңүчеләре исемлегенә керде

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Наталья Рыбакова «ЭКОяз-2026» республика конкурсында «ЭКОпартнерлар» номинациясендә һәм «Интернет-басмалар» категориясендә җиңү яулады. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге ел саен санитар-экологик икеайлык кысаларында һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Быел ул 11нче тапкыр узды һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланды.

Тематик марафон сигез атна дәвам итте. Бәйгедә катнашучылар сыерчык оялары, икенчел чималдан төрле әйберләр ясады, җәнлекләргә ярдәм итте, агачлар утыртты, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм махсус операция хәрбиләренә йорт яны территорияләрен җыештыруда булышты, макулатура җыйды.

Гомумән алганда, татарстанлылар 15 613 чара үткәрде. Менделеевск, Алабуга, Арча һәм Түбән Кама районнары мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр аеруча зур активлык күрсәтте.

Иң яхшы шәһәр округлары үз бүләкләрен алды инде. Хәзер исә «ЭКОгаилә», «ЭКОярдәмче», «ЭКОберләшмә», «ЭКОкоманда» һәм «ЭКОпартнерлар» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеле булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot