Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирустан зыян күргән оешмалар икенче квартал өчен салым түләүдән азат ителәчәк
Әлеге ярдәмне 1,5 миллионнан артык предприятие файдалана алачак.
(Казан, 11 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Covid-19 коронавирусыннан зыян күргән тармакта эшли торган предприятиеләр икенче квартал өчен салым һәм иминият взносларын түләүдән тулысынча азат ителәчәк. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин коронавирус вәзгыяте буенча ил гражданнарына мөрәҗәгать иткәндә белдерде.
«Өстәмә бәягә салымнан (НДС) тыш мондый түләүләрне агымдагы елның II кварталы өчен тулысынча исәптән чыгарырга тәкъдим итәм», — дип белдерде Россия Президенты.
Аның сүзләренчә, бу чара зыян күргән тармакларда эшләүче шәхси эшмәкәрләргә, кече һәм урта бизнеска, шулай ук социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга кагыла.
«Әлеге ярдәм белән 1,5 миллионнан артык предприятие файдалана алачак», — дип өстәде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз