Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирустан өйдә дәвалану кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелде
Тиешле көнкүреш шартлары булган очракта, пациентларны өйдә дәваланырга калдырачаклар.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авыручылар аерым бүлмәләре булган очракта өйләрендә дәвалана ала. Шулай ук алар табиб күрсәтмәләрен үтәргә тиеш. Бу турыда «Парламентская газета» яза.
Тулай торакта яки коммуналкада, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр яки хроник авырулы кешеләр белән бергә яшәүче пациентларны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салачаклар.
«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының шул хактагы боерыгы бүген, 8 ноябрьдә, үз көченә керә. Моңа кадәр пациентларның хәле катлаулы булмаса өйдә дәваланырга калдырдылар, ә көнкүреш шартлары исәпкә алынмый иде», диелгән хәбәрдә.
Моннан тыш, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска тест тискәре булганчы ук стационардан өйдә дәваланырга күчерергә рөхсәт итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз