news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирустан вакцинация алдыннан антитәнчекләрне тикшерү кирәк булмаячак

Прививка алдыннан табиб пациентны сораштыра һәм халәтен тикшерә. Әгәр прививкага каршылыклар табылмаса, пациентка вакцинация үткәрелә.

Коронавирустан вакцинация алдыннан антитәнчекләрне тикшерү кирәк булмаячак
«Татар-информ» архивы

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирустан вакцинация алдыннан антитәнчекләрне тикшерү таләп ителмәячәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтте.

«Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтмәсе буенча вакцинация алдыннан Covid-19 антитәнчекләренә анализ уздыру мәҗбүри иде. Хәзер бу процесс гадиләштерелде», — диде ул.

Альмир Абашев сүзләренчә, прививка алдыннан табиб пациентны сораштыра һәм халәтен тикшерә. Әгәр прививкага каршылыклар табылмаса, пациентка вакцинация үткәрелә.

Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, вакцинациядән куркырга кирәкми, ул бары тик иммунитет эшен көчәйтеп кенә җибәрәчәк. Коронавирустан вакциналарның икесендә дә — «Спутник V», «ЭпиВакКорона» дигәнендә дә, вакцинация алдыннан организмда антитәнчекләр булмавы таләп итеп куелмый.

Белгечләр әйтүенчә, әле яңа гына коронавирус белән авырып терелүчеләргә якын арада гына вакцинация кирәкми, чөнки иммунитет инде бар. Ә 6-8 айдан соң, иммунитет көчсезләнсә, антитәнчекләр түбән булса, вакцинациягә килергә мөмкин, диде алар.

news_right_1
news_right_2
news_bot