news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирустан вакцинаны ничә тапкыр ясатырга кирәклеге турында сөйләделәр

Хәзерге вакытта препарат теркәлү уза, тиздән өченче сынау этабы башлана.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирустан вакцинация циклы тәмамлангач, нәтиҗәлерәк булсын өчен өч елдан кабат прививка ясатырга кирәк. Бу турыда «Вектор» дәүләт фәнни үзәге җитәкчесе Ринат Мәкъсүтовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Вектор» фәнни үзәге уйлап тапкан препарат «ЭпиВакКорона» дип атала. Хәзерге вакытта Россиядә коронавирустан икенче вакцина теркәлү уза, тиздән өченче сынауны узачак. Анда аның нәтиҗәлелеге өйрәнеләчәк. Тикшеренүләрдә үз теләкләре белән 3 меңнән артык кеше катнашачак.

Тиздән Россиядә коронавирустан өченче препарат клиник сынау узачак. Аның белән М. П. Чумаков исемендәге үзәк шөгылльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot