news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирустан вакцина ясаткан төбәкләр махсус грантларга ия булачак

Гранттан кергән акча җирле халык тәкъдимнәре буенча төбәк проблемаларын хәл итүгә юнәлдереләчәк.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Массакүләм чараларда, җәмәгать туклануы һәм башка ял итү урыннарында ковидтан вакцина ясаткан кешеләргә генә булырга рөхсәт биргән Россия субъектлары махсус грантларга дәгъва итә алачак. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Вице-премьер сүзләренчә, гранттан кергән акча җирле халык тәкъдимнәре буенча төбәк проблемаларын хәл итүгә юнәлдереләчәк.

Россиянең кайбер төбәкләре ял итү урыннарына бары тик вакцинацияләнгән гражданнарны гына кертә башлады инде, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100