Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирустан соң ис һәм тәм сизүне кайтару ысулы билгеле
Ис һәм тәмне кире кайтару өчен махсус күнегүләр ярдәм итә ала.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Covid-19 белән авыручыларның еш кына ис һәм тәм сизүе югала. Гадәттә, авырудан соң әлеге үзлек яңадан кайта. Әмма кайвакыт ис һәм тәм сизү югалу озакка сузыла. Шуңа бәйле рәвештә, тәм һәм исләрне сизүне тизрәк кайтару ысулы аталды
Sputnik радиосына биргән интервьюсында невролог, нейрофизиолог Александр Будик хәбәр итүенчә, коронавирус вакытында ис һәм тәмне сизмәү ахыргача өйрәнелмәгән. Әйтик, инфекцияне йоктырган вакытта төкерек составы бозыла, шуңа күрә тәм рецепторларга барып өлгерми, дигән фараз бар. Шулай ук вирус рецепторларның үзләренә зыян сала дигән фикер дә бар.
Ис һәм тәмне кире кайтару өчен махсус тренинг ярдәм итә ала. Әйтик, көн саен 20 секундка берничә тапкыр төрле исләрне иснәргә кирәк. Әлеге «күнегүләр» өчен гвоздика, сарымсак, кардамон, корица кебек көчле исләр кирәк булачак. Алар кирәкле органнарны актив эшләргә мәҗбүр итәргә ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз