news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирустан саклану өчен тукыма битлекләргә алмаш табылган

Пластик битлекләр Covid-19 инфекциясеннән зарарлану очрагын булдырмый калырга мөмкин.

(Казан, 2 Май, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясеннән зарарлану очрагын булдырмый калуда тукымадан тегелгән битлекләргә алмашка үтә күренмәле пластик битлекләр кулланырга мөмкин. Американың Айова университеты тикшеренүчеләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта «Российская газета» яза.

Америка табиблары фикеренчә, пластик битлек тукыма битлектән уңайлырак. Пластик биткә пычрак куллар белән кагылмас өчен өстәмә киртә булып тора. Моннан тыш, аларны сабынлы су яки гади дезинфекция чаралары белән чистартып, күп тапкыр кулланырга мөмкин.

Моннан тыш, алар социаль дистанцияне яхшырта: сөйләшкәндә аның аша әңгәмәдәшеңнең иреннәр хәрәкәтен күрергә мөмкин, бу әңгәмәгә кызыксынуны арттыра, битлекне саласы килү теләген киметә.

Имитация тикшеренүе күрсәткәнчә, тәкъдим ителгән алты фут (якынча 1,9 метр) социаль дистанциядә «битлек вирусның турыдан-туры йогынтысын 92 процентка киметә».

Зур күләмле тикшеренүләр үткәрелмәсә дә, грипп белән чирләгән пациентлар өчен әлеге битлекләрнең нәтиҗәлелеге күрсәтелде, диделәр тикшеренүчеләр.

Элегрәк «Татар-информ» май аенда Татарстан ай саен 15 млн саклагыч битлек җитештерүне җайга салачак, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot