Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирустан Россия вакцинасын балаларда сынап карарга планлаштыралар
Клиник тәҗрибәләр 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнашында сынаулар төгәлләнгәч, 2021 ел урталарында башланырга мөмкин.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда балалар катнашында «Спутник V» препаратының клиник тәҗрибәләре башланачак. Бу хакта Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбургка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәнрәкләр катнашында вакцинага тикшеренү уздыруны хуплады. Бу сынаулар 2021 ел урталарында төгәлләнергә тиеш.
«Хәзерге вакытта без Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, киләсе ел уртасында, 60 яшьтән өлкәнрәкләрдә сынау тәмамланганнан соң, әлеге препаратны балаларда тикшерә башларга рөхсәт иткән документлар пакетын эшли башладык», — дип уртаклашты белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз