news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирустан борынга сала торган вакцинаның кайчан кайтачагы билгеле

Назаль вакцина ковидтан саклаучы өстәмә чара булачак.

Коронавирустан борынга сала торган вакцинаның кайчан кайтачагы билгеле
Михаил Захаров

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирустан назаль вакцина Татарстанга өч-дүрт айдан кайтырга мөмкин. Бу хакта журналистларга Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

Шулай да, аның сүзләренчә, назаль вакцина ул мөстәкыйль кулланыла торган саклану чарасы түгел. Ягъни, ул уколны алмаштырмый, ә өстәмә саклаучы чара булып тора.

«Назаль вакцина бит ул өстәмә саклану чарасы кебек: әйтик, „Спутник лайт“ белән ревакцинация ясагач, аны да салдырырга була, чөнки ул организмга вирус үтеп керүгә каршылык тудыра», — дип ачыклык кертте Марат Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot