news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирусның иң тиз йога торган штаммы таралу турында кисәттеләр

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы галимнәре яңа һәм коронавирусның иң тиз йога торган штаммы - ХЕ барлыкка килүгә борчыла, диелә Los Angeles Times материалында. «Российская газета» шул турыда яза.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасындә бәяләүләренчә, ХЕ омикроннан 10 процентка тизрәк йога ала. Әмма әлегә ХЕ штаммының иң куркыныч вариантка әйләнәчәге турында әйтергә иртәрәк, диелә хәбәрдә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, XE беренче тапкыр Бөекбританиядә быел 19 гыйнварда табылган. Аның белән авыручы җиде йөздән артык кеше теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot