Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Коронавирусны тоткарлый торган өч ризык билгеле
Яшел чәй һәм виноградтагы матдәләр вирусның ферментын туктату, ә какао һәм көрән шоколад яртылаш киметү ачыкланган.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Галимнәр виноград, шоколад һәм яшел чәйдәге химик кушылмаларның SARS-CoV-2 вирусын блокировкалау сәләтен ачыклаган. Әлеге тикшеренү Frontiers in Plant Science журналында басылып чыккан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
SARS-CoV-2 вирусының зәгыйфь урыны булып Mpro — репликацион механизмда катнашучы фермент тора. Шулай ук Mpro ферментының үсемлек продуктларының төрле химик кушылмалары белән үзара бәйләнеше, көчле ялкынсынуга каршы һәм антиоксидант үзлекләре булуы да мәгълүм.
Төньяк Каролина университеты белгечләре азык-төлек продуктлары һәм дару үсемлекләрендә мондый кушылмалар булуын өйрәнгән. In vitro компьютерлы модельләштерү һәм лаборатория экспериментлары Mpro функциясен яшел чәй һәм виноградтагы матдәләр туктатуын, ә какао һәм көрән шоколадта яртылаш киметүен ачыклаган.
Тикшеренүчеләр шулай ук яшел чәйдә Mpro белән хезмәттәшлек итүче биш химик кушылма барлыгын һәм аның тәэсирен нейтральләштерүен искәртә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз