Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирусның мутацияләре турындагы мәгълүмат тупланган база булдырылган
Белгечләр өчен вирус һәм аның үзгәрешләре турында зур күләмдә мәгълүмат алу мөмкинлеге булачак.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) фәнни-тикшеренү институты коронавирусның бер-бер артлы барлыкка килгән геномнарын бер базага җыйган.
Коронавирусның мутацияләре турында мәгълүмат VGARus (Virus Genome Aggregator of Russia) бердәм платформасында булачак. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенә сылтама телән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«VGARus мәгълүмат базасында SARS-CoV-2 вирусларының нуклеотидлары тәртибе һәм аларның Россия төбәкләренә таралган мутацияләре турында мәгълүмат тупланган. Ул мәгълүмат мутацияләрне ачыклау һәм вирус штаммнарын билгеләү өчен кулланылырга мөмкин», — диелә хәбәрендә.
Россиядә коронавирус геномнарын тикшерү белән шөгыльләнүче барлык фәнни учреждениеләре үзләре өйрәнә торган мутация турында мәгълүмат чыгара ала. Аның өчен порталда теркәлү кирәк.
Базаның пандемия белән көрәштә мөһим роль уйнавы да ассызыклана. Ул белгечләргә вирус һәм аның үзгәрешләре турында зур күләмдә мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. База башка инфекцияләрне күзәтү өчен дә кулланылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз