news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирусны кичергән 92 яшьлек хезмәт ветераны Илдус Мостюков өенә чыгарылган

«Бөтен көчем белән чиргә каршы торырга тырыштым», — диде Илдус Мостюков «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Коронавирусны кичергән 92 яшьлек хезмәт ветераны Илдус Мостюков өенә чыгарылган
Денис Бунтуков

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Хезмәт ветераны Илдус Мостюков 92 яшендә коронавирус белән авырган. Республика клиник хастаханәсе госпиталендә дәваланып, ул күптән түгел өенә чыгарылды.

Илдус Мостюков — Социалистик хезмәт герое, ТР генераллары советының мактаулы әгъзасы, «Радиоэлектроника» Казан фәнни-тикшеренү институты мактаулы директоры. Коронавирус белән июль башында авырый. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Берничә көн температурам 39 градустан төшмәде. Аннары хастаханәгә эләктем», — диде Илдус Мостюков. Инде тернәкләнеп килүче ветеран башкаларга да чиргә җитди карарга киңәш итте. «Сырхауланып китсәгез, авырудан качмагыз, барыбер таба ул сезне. Вирус безнең белән янәшә икән ул. Табибларга мөрәҗәгать итегез. Коронавирусны дәвалап була», — диде.

Илдус Мостюков Йогышлы авырулар госпиталендә эшләүче барлык табиблар бик квалификацияле булуын билгеләп узды. «Аларның дөрес дәвалау билгеләве нәтиҗәсендә исән калдым, савыгып чыктым», — диде. 

Өйгә кайтарылгач, реабилитацияне ул табиб булып эшләүче килене Гөлназ Мостюкова тәрбиясендә уза. «Бөтен көчем белән чиргә каршы торырга тырыштым», — диде Илдус Мостюков.

Бу хакта тулырак «Интертат» язмасыннан укып булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot