news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирусны дәвалау өчен тагын бер дару барлыкка килде

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны дәвалау өчен тагын бер препарат теркәде. Ул молнупиравир нигезендә ясалган, дип хәбәр итә ТАСС.

Дару капсулалар рәвешендә «Обнинск химия-фармацевтика компаниясе» җитештерелә.

Препарат җиңел һәм уртача авыр формада уза торган коронавирусны дәвалау өчен кулланыла. 18 яшькә кадәр булган пациентларга әлеге даруны кулланырга ярамый.

Сәламәтлек саклау министрлыгы молнупиравир нигезендә ясалган «Эсперавир» һәм «Ковипир» препаратларын теркәгән иде инде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot