news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирусның өченче дулкыны булу ихтимал

Covid-19 белән авыручылар санының артуы кешеләрнең үз-үзен тотышына бәйле.

Коронавирусның өченче дулкыны булу ихтимал

(Казана, 17 февраль, «Татар-информ») Дөньяда коронавируска каршы күмәк иммунитет әле формалашмаган. Димәк, авырулар саны артуы мөмкин. Бу хакта «Россия 1» телеканалында «Вести» программасында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйнович кисәтте.

«Хәзер икенче дулкын бөтен дөнья буенча авырулар санының кимүен күрсәтә. Коллектив иммунитет җитәрлек түгел, сак булмасак — әйе, өченче дулкын булырга мөмкин», — дип ассызыклады ВОЗ вәкиле.

Шул ук вакытта Вуйнович Covid-19ны пандемия чыганагы түгел, ә бәлки сезонлы авыру дип санарга мөмкин булуына игътибар итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot