news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирусның авыр узуына бәйле төп сәбәп билгеле

Өлкән буынны сакларга һәм һәрьяклап ярдәм итәргә кирәк, диде Михаил Мурашко.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе өлкән яшьтәге кешеләрдә һәр ун ел өстәлгән саен ике тапкыр диярлек авыррак узу куркынычы арта. Бу турыда Россия сәламәтлек саклау министры сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Без беренче чиратта коронавирус инфекциясен 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр авыр кичерүен күрәбез, 70 яшьтән өлкәнрәк һәм 80 яшьлек пациентлар өчен куркыныч һәр ун ел саен  ике тапкыр арта», — диде Мурашко журналистларга.

Өлкән буынны сакларга һәм һәрьяклап ярдәм итәргә кирәк, диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot