Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавируска тест нәтиҗәләре дәүләт хезмәтләре порталы аша киләчәк
Порталда теркәлмәгән гражданнарга нәтиҗәләрне электрон почтага, СМС итеп, яисә мессенджерларга җибәрәчәкләр.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша коронавируска анализ нәтиҗәләрен җибәрү проектын сынап караучы пилот төбәкләр арасына керде. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Анализ нәтиҗәләре бер урында җыелып, дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән кешеләргә җибәреләчәк», — диде спикер.
Анализлар биргәндә СНИЛС номерын, яки паспортның серия белән номерын әйтергә кирәк булачак, чөнки бу мәгълүматлар дәүләт хезмәтләре сайтына беркетелгән.
Порталда аккаунты булмаучыларга анализ нәтиҗәләрен электрон почтага, СМС аша яисә мессенджерларга җибәрәчәкләр. Любовь Авдонина электрон почтадагы «спам» бүлеген карап барырга чакыра. Чөнки тест нәтиҗәләре анда булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз