Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавируска каршы назаль вакцина аллергиялы кешеләргә зыянлы
Авыр аллергия реакцияләре, компонентларга үтә сизгерлек - коронавируска каршы назаль вакцина куллануның зарарлы булуын күрсәтә торган билгеләр. Шулай ук монда катлаулы формада уза торган авыруларны да кертергә мөмкин, диелә дарулар реестрында чыккан препаратның инструкциясендә.
«Даруның килешмәвен күрсәтә торган билгеләр. Составында тиңдәш компонентлар булган вакцинаның ниндидер компонентына яки вакцинага карата үтә сизгерлек. Анамнезда авыр аллергия реакцияләре. Кискен йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар, хроник чирләрнең көчәюе», - дип искәртә белгечләр.
Катлаулы формада уза торган авырулардан соң ике-дүрт атна вакыт узгач прививка ясатырга мөмкин. Бавыр һәм бөер авырулары, эпилепсия һәм үзәк нерв системасындагы башка чирләр вакытында препаратны бик сак кулланырга кирәк.
Моннан тыш, назаль вакцина билигъ булмаган балаларга вакытлыча зыянлы.
Шул ук вакытта, әлеге препаратны авырлы һәм бала имезгән вакытта куллану тыелмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз