news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавируска каршы вакцинация профилактик прививкалар календарена кертелде

Шул хактагы боерыкны РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко имзалаган.

Коронавируска каршы вакцинация профилактик прививкалар календарена кертелде

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы вакцинацияне илкүләм профилактик прививкалар календарена кертте. Федераль министрлык башлыгы Михаил Мурашко тарафыннан имзаланган шул хактагы боерык хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Боерык нигезендә, вакцинацияне барыннан да элек медицина, белем бирү учреждениеләре, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары һәм күп функцияле үзәк хезмәткәрләре, шулай ук хроник авырулардан интегүчеләр һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче гражданнар арасында үткәрәчәкләр.

Шуннан соң транспорт һәм энергетика оешмалары, көч ведомстволары, чик аша үткәрү пунктлары хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, вахта белән йөреп эшләүчеләр, волонтерлар, хәрбиләргә, ә өченче чиратта дәүләт хезмәткәрләре, студентлар һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларга прививка ясаячаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot