news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасының бәясе билгеле

Бәя җитештерү масштабына бәйле булачак.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасының эчке базар бәясе аны җитештерү масштабына бәйле булачак. Бу хакта Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка сылтама белән РИА Новости яза.

«Әлегә өч айга 1 942 сум расланган, әмма бу без тизрәк эшли башласын өчен эшләнде. Җитештерү масштабына бәйле рәвештә, эчке базар өчен бәя кимрәк булачак», — диде Мантуров. 

news_right_1
news_right_2
news_bot