news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавируска каршы «Спутник-V» вакцинасы Татарстанга ноябрь ахырына кайтарылачак

Теләге булган һәр кеше бу вакцинаны ясата ала.

Коронавируска каршы «Спутник-V» вакцинасы Татарстанга ноябрь ахырына кайтарылачак
татар-информ архивы

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Коронавируска каршы «Спутник-V» дип аталган яңа вакцина Татарстанга ноябрь ахырына кайтарылачак. Бу хакта «Таттехмедфарм» генераль директоры Олег Акберов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында хәбәр итте.

«Без 42 доза „Спутник-V " вакцинасы алдык. Сәламәтлек саклау министрлыгы бүлеп, аларны дәвалау оешмаларына таратты», — диде Олег Акберов.

Теләге булган һәр кеше бу вакцинаны ясата ала.

«Яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Минем уйлавымча, мөрәҗәгать иткән һәр кеше мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча әлеге вакцинаны бушлай алырга мөмкин», — диде Акберов.

Шул ук вакытта «Спутник-V» вакцинасын мөстәкыйль рәвештә кадарга ярамый, моны бары тик табиб процедура кабинетында гына эшли ала.


Олег Акберов белән интервьюны sntat.ru сайтында укып була. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин. Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100