news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавируска иммунитетны ачыклаучы тестларны апрель азагында куллана башлау ниятләнә

Тест ярдәмендә коронавирус белән авырган кешеләрне ачыкларга мөмкин булачак.

Коронавируска иммунитетны ачыклаучы тестларны апрель азагында куллана башлау ниятләнә
Владимир Васильев

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируска антитәнчекләрне билгеләүче тестларны Татарстанда апрель азагында куллана башлау ниятләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

«Россия Федерациясендә Росздравнадзор әлегә Covid-19 антитәнчекләрен күрсәтүче бер тестны — Новосибирскиның „Вектор“ оешмасы җитештергән тест-системаны теркәде. Якын арада тагын бер компания теркәлергә, таныклык алырга тиеш. Апрель азагында башка система буенча анализларбыз дип ышанам», — диде министр.

Аның сүзләренчә, кешедән кан алына, аннан плазма ясала, плазма буенча кешенең иммунитеты турында нәтиҗә күренәчәк. «M-антитәнчекләр булса, процесс әле үсеш ала дигән сүз, G-антитәнчекләр күп булса, бу инде авыруны кичергән пациент дигән сүз», — диде Марат Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot