news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавируска иммунитет беренчеләрдән булып табибларда һәм укытучыларда тикшереләчәк

Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләргә тестны 50 мең кешегә ясаячаклар, әмма социаль өлкәдәге барлык хезмәткәрләргә тест ясап булмаячак.

Коронавируска иммунитет беренчеләрдән булып табибларда һәм укытучыларда тикшереләчәк
Рамил Гали

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә иммунитет булу-булмауга социаль хезмәткәрләрне тикшерәчәкләр. Хәзер Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы республика районнары буенча тестлар үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Хәзер районнар, муниципаль берәмлекләр буенча тестлар санын билгелиләр. Чыннан да, хәзер сүз 50 мең кеше турында бара», — дип сөйләде спикер.

Жаворонков сүзләренчә, беренче чиратта Covid-19 инфекциясенә иммунитетка социаль өлкә хезмәткәрләрен — табибларны, укытучыларны тикшерәчәкләр. Ләкин бу өлкәдә эшләүче барлык хезмәткәрләр турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

«Беренче этапта бу 50 мең белән без барысын да колачлый алмыйбыз», — диде министр урынбасары.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкны Covid-19 инфекциясенә иммунитет булу-булмауга тикшерә башлаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot