news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавируска антитәнчекләр турында QR-кодлар бер генә тапкыр биреләчәк

QR-код ярты елдан гамәлдән чыккач, кабаттан тест тапшырып, сертификат алып булмаячак.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируска антитәнчекләр буенча QR-кодлы сертификатлар бер генә тапкыр биреләчәк.

Covid-19 га каршы көрәш буенча оператив штабның туры эфирында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 21 февральдән соң тест ясатып, антитәнчекләр булуы ачыкланса, сертификат ясатып булачак, тик ул ярты елдан гамәлдән чыккач, кабат яңартып булмаячак.

«Һәр лаборатория антитәнчекләргә анализ нәтиҗәләрен тапшырган кешегә дә бирә һәм параллель рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталына да юллый», — диде Дмитрий Лопушов.

Сертификат бары тик иммуноглобулин G нәтиҗәләренә карап бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot