news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус йоктырмауның гади ысулы билгеле

Коронавирус белән зарарлану куркынычы, шул исәптән, һавадагы патогеннар концентрациясенә дә бәйле.

Коронавирус йоктырмауның гади ысулы билгеле

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус белән зарарлану куркынычы, шул исәптән, һавадагы патогеннар концентрациясенә дә бәйле. Вирусны эләктерү ихтималын киметүнең гади ысулын Sputnik радиосына биргән интервьюсында табиб-иммунолог, аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч Владислав Жемчугов атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Кешеләр еш кына вируслар белән урамда түгел, ә җәмәгать транспортында, эштә һәм өйдә очраша. Бу ябык биналарда һавада куркыныч патогеннар концентрациясе югарырак булуы белән аңлатыла. Әлеге концентрацияне гади генә ысул белән киметергә мөмкин — вентиляция куәтен арттырырга кирәк, дип саный табиб.

«Транспортта битлекләр киюдән тыш, вентиляция көчәйтелергә тиеш. Метро вагоннарында кондиционерларны сүндерергә ярамый, ә киресенчә, егәрлекне көчәйтергә кирәк. Автобусларда һәм башка җәмәгать транспортында вентиляцияне җылылык, фильтрация белән бергә эшләтергә кирәк. Бу вируслар таралуга һәм салкын тию күренешләренә каршы яклау чарасы булачак», - диде табиб-иммунолог.

«Дымлы җыештыру эшләрен даими башкарырга кирәк. Тузанда коронавирус кына түгел, ә тагын нәрсә дә булырга мөмкин. Шулай ук бинаны җилләтү дә бик мөһим. Шулай итеп вируслар санын киметә алабыз. Бу бик мөһим, чөнки кемдер үзе дә белмичә инде чирлидер», — диде табиб-иммунолог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100