news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус вакытында балалы гаиләләргә түләү өчен Татарстанга 8 млрд сум бирелде

Россиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе түбән булган төбәкләр арасында Татарстан өченче урында тора.

Коронавирус вакытында балалы гаиләләргә түләү өчен Татарстанга 8 млрд сум бирелде
https://tatarstan.ru

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Covid-19 коронавирусы таралу чорында балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен федераль бюджеттан 8 млрд сум акча алды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошинга Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Бүген бюджеттагы 14 млрд акча — балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен тәгаенләнгән, Covid-19 таралу сәбәпле, республика тагын 8 млрд сум чамасы акча алды. Шул рәвешле, без беренче чиратта ярдәмгә иң мохтаҗ булган кешеләргә — балалы гаиләләргә ярдәм иттек. Чөнки вазгыять аркасында әти-әниләр эшсез калды, яки эшсез калу куркынычы булды», — диде Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренчә, 2020 елда Татарстан халкына социаль ярдәм күрсәтү чараларына 22,6 млрд сум тоту планлаштырылган. Социаль түләүләр системасына 84 төрдә ярдәм чарасы керә, шул ук вакытта балалы гаиләләргә якынча 8,9 млрд сум тоту планлаштырыла.

Татарстан Россиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе түбән булган төбәкләр арасында өченче урында тора. Бу күрсәткеч Россия буенча 12,3, ә Татарстанда 6,9 процент. 2018 елдан башлап республика 2024 елга ярлылыкны ике тапкыр киметү буенча пилот проектларны тормышка ашыра торган төбәкләр исемлегенә керде.

Бүген Татарстан Премьер министры Алексей Песошин Казанның Идел буе районындагы Республика матди ярдәм үзәге бүлегендә булды. Анда ул гражданнарга күрсәтелә торган ярдәм чаралар белән танышты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100