news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус Татарстанда проблемалы җиде йортны төзеп бетерергә комачауламаячак

Республика һәм Өлешчеләрне яклау фонды арасында финанслау тулысынча сакланачак, дигән килешүгә ирешелде.

Коронавирус Татарстанда проблемалы җиде йортны төзеп бетерергә комачауламаячак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда 2021 елда проблемалы җиде йорт төзелеп бетәчәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта хәбәр итте.

«Ике яктан да өстәмә финанслауны киметмичә [Татарстан һәм Өлешчеләрне яклау фонды], 206 мең квадрат метр мәйданлы җиде объект 2021 елның беренче кварталында тәмамланачак, дигән килешүгә ирешелде. Әлеге йортлар буенча бүгенге көндә төзү-монтаж эшләре оештырылган инде», — дип хәбәр итте Галимова.

Алданган өлешчеләр соравы республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә төп мәсьәләләрнең берсе булды. Анда Өлешчеләрне яклау фондының яңа генераль директоры Константин Тимофеев катнашты.

«Аның белән бергә республикада алданган өлешчеләр һәм проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау белән бәйле мәсьәләне хәл итү буенча нинди планнар булуы турында фикер алышынды», — дип өстәде Галимова.

Элегрәк Россия Президентының юл төзелешенә өстәмә рәвештә 100 млрд сум акча бүлеп бирүе билгеле булган иде. Бу акча шул исәптән Казанның Зур боҗрасын төзүгә дә тотылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100