news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус таралуны киметү өчен кертелгән чикләүләрне йомшарту сәбәбен аңлаттылар

Чирле кешеләр белән элемтәдә булучылар өчен чикләүләр бөтенләй бетерелде, чөнки «омикрон» штаммы белән бәйле коронавирус инфекциясе күпкә җиңелрәк уза, диде Роспотребнадзор вәкиле.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россиядә яңа коронавирус инфекциясе аркасында кертелгән кайбер чикләүләр йомшартылды.

Бу хакта оператив штабның туры эфирында Медицина фәннәре кандидаты, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең эпидемиология күзәтчелеге бүлеге башлыгы Лилия Юзлибаева сөйләде.

«Беренчесе Covid-19 авырган пациентларга эшкә чыгарга рөхсәт бирүгә кагыла. Әгәр пациентның авырган вакыты җиде көн һәм аннан да күбрәк булса, әлеге рөхсәт Covid-19 вирусына лаборатор тикшерүдән башка, дәвалау нәтиҗәләре буенча бирелә», — дип сөйләде белгеч. — Икенчесе — Covid-19 вирусын йоктырган кеше белән контактта булган өчен хәзер изоляцияләнергә кирәк түгел».

«Санитар кагыйдәләрнең бу үзгәрешләре „омикрон“ штаммының үзенчәлекләре белән бәйле. Чараларны йомшарту бераз иртәрәк башланды. Инкубация чорының кыска булуы белән бәйле рәвештә, күзәтү вакыты 14 көннән җиде көнгә кадәр кыскартылды. Ә бүген контактлар буенча бу чикләүләр бөтенләй бетерелде, чөнки „омикрон“ штаммы белән бәйле коронавирус инфекциясе күпкә җиңелрәк уза. Авыру бик тиз килә һәм тиз китә», — дип аңлатты санитар ведомство вәкиле.

Авырган кешеләрдән «омикрон»ны беренче өч көндә генә йоктырырга мөмкин, дип өстәде Лилия Юзлибаева. Ягъни, вирус йоктыру чоры кискен кимеде.

Яңа чаралар 6 февральдә үз көченә керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100