Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Коронавирус сәбәпле, Уфада мәктәпләрне дистанцион укуга күчерәләр
Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, төбәктә мәктәп яшендәге 3 329 бала коронавирус белән авырый.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Балалар арасында тын юлларында вируслы кискен инфекция, шул исәптән коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту сәбәпле, Уфада 126 мәктәпнең 21е дистанцион укуга күчә.
«Башинформ» шәһәр мэриясенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, 1-7 февральдә 1-11 сыйныф укучылары өчен онлайн-укулар башлана.
Оператив штаб әгъзалары сүзләренчә, көн саен эпидемиологик вазгыятьне күзәтү дәвам итә. Бу оешмаларда авыручылар арту күзәтелгән очракта, онлайн-уку тагын 7 көнгә озайтылачак.
Элек хәбәр ителгәнчә, балалар арасында авыручылар арту сәбәпле, бүгенге көннән алып Башкортстанда 25 мәктәп тулысынча карантинга җибәрелгән.
Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, төбәктә мәктәп яшендәге 3 329 бала коронавирус белән авырый. Бу барлык укучыларның 0,67 проценты була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз