news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус сәбәпле Татарстанда 350 гаилә социаль ипотека бурычын кичектереп түли

Түләмәү аркасында бурычлары күп итеп җыелып килгәннәр өчен мондый рөхсәт бирелмәгән.

Коронавирус сәбәпле Татарстанда 350 гаилә социаль ипотека бурычын кичектереп түли
Илнар Төхбәтов

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Татарстанда 350 гаилә өчен социаль ипотека буенча акча түләү кичектерелгән. Бу хакта Хөкүмәт йортында брифингта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Марат Зарипов хәбәр итте.

«Түләүне кичектерүне сорап, 350 ләп гаилә мөрәҗәгать итте. Без аларга гариза буенча мондый мөмкинлекне бирдек», — диде Марат Зарипов.

Аның сүзләренчә, түләмичә бурычлары күп итеп җыелып килгәннәр өчен мондый рөхсәт бирелмәгән. "Намуслы түләп барганнарга иң гади схема буенча шушы мөмкинлекне бирдек", - диде фонд җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot